Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе игътибарыгызга күчемсез милек объекты турында декларация тутыру буенча инструкция тәкъдим итә.
Декларациянең 1 нче пунктында объект адресы күрсәтелә.
Декларациянең 3 нче пунктында объектның билгеләнеше күрсәтелә.
Декларациянең күчемсез милек объекты турындагы 5.2 нче пункты объектның катларын, шулай ук җир астындагы катларын күрсәтергә тәкъдим итә
Декларациянең “Тышкы стеналары материаллары” дигән 5.4 нче пункты күчемсез милек объекты бина булган очракта тутырыла.
Декларациянең 5.5 нче пунктында объектның инженерлык-техник тәэмин итү челтәрләренә тоташтырылуы һәм тоташтыру төре күрсәтелә.
Декларациянең 6 нчы пунктында күчемсез милек объектына ия булу хокукы турында мәгълүматлар күрсәтелә.