Узган атнада салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны Татарстан Республикасының җыелма бюджетына түләтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Район газетасы редакциясенә икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева хәбәр иткәнчә, безнең районда бюджет буенча бурыч 2016 елның 1 июленә 9 млн. сум тәшкил иткән. Бүгенге көндә шуның 2 млн. сумы түләнгән. Өстәвенә бурычның зур өлешен гаилә, транспорт салымы һәм физик затлар кеременә салым тәшкил итә.
– Салымнарны түләргә кирәк, казна акчасы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә генә түгел, ә бәлки уңайлыкларыннан сезнең белән без файдалана торган район һәм республика программаларын гамәлгә ашыруга да китә бит, – дип ассызыклап әйтте Татьяна Николаевна.