Район җитәкчелеге бөртекле культуралар урып-җыюны сыйфатлы итеп вакытында тулысынча төгәлләгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен котлый.
“Родина” колхозы (җитәкчесе Ильяс Әхмәтов), «Алга» (Тәлгат Хамматов), «Элита»ЧҖҖ (Юрий Белов), Хәмитовның крестьян-фермер хуҗалыгы (Олег Гайнуллин), «ТРИО» ЧҖҖ (Рамил Әхмәтҗанов), Калинин крестьян хуҗалыгы (Александр Калинин), Гомәров крестьян хуҗалыгы (Илшат Гомәров) 2016 ел урагының лидерлары булдылар.
«Алексеевск» халык предприятиесе (Геннадий Чернов), «ВЗП «Северное Алексеевское» (Линар Галиев) һәм Хамматвәлиев крестьян-фермер хуҗалыгы (Илдар Хамматвәлиев) уракны төгәлләү алдында торалар.
Җитәкчеләр исә, үз чиратларында, хуҗалыкларының барлык кыр хезмәтчәннәренә авыр, ләкин мактаулы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәләр.
16 августка районда чәчү мәйданнарының 92% ыннан 111 мең тонна ашлык җыеп суктырылды.