Муниципалитет башлыгының Мактау грамоталары белән «Стройдорсервис» ЧҖҖ белгечләре бүләкләнде.
Мастер Павлов Пётр Николаевич, машина йөртүче Галкин Михаил Александрович һәм слесарь Галиев Рәмис Рәхимҗан улы әлеге бүләкләргә районның төзелеш тармагына үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре – Төзүчеләр көне уңаеннан лаек булдылар.
Алексеевск районы вәкилләре Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 20 еллыгына багышланган «Активное долголетие — приоритет старшего поколения» фәнни — гамәли конференциясендә катнаштылар.