Үз фикерләре белән уртаклашуын сорап без районның икътисад хезмәте җитәкчесе Татьяна Сергеевага мөрәҗәгать иттек:
– Төп бурыч – алексеевскилыларны уңышлы, бай, белемле итү. Моның өчен без районны 2030 елга кадәр үстерү стратегиясен эшләдек. Ул икътисад, социаль шартларның реаль мөмкинлекләренә нигезләнгән. Алексеевскилыларның үзләренең дә үзгәрешләрдә, туган ягыбызны матуррак итүдә катнашу теләге зур. Моның өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек.