2016 елның 2 августында «Сокол» Түбән Новгород авиатөзелеш заводында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ИЛ-114 очкычын серияләп җитештерүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский, “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” президенты Юрий Слюсарь, «РСК «МиГ»ААҖ, «Ил»ААҖ җитәкчелеге катнашты.