Социаль хезмәтләр алуга хокуклары булган федераль ташламага ия булучылар аны натуралата яки акчалата ала алалар.
Мисалга, бу елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасы 995 сум 23 тиен тәшкил итә: 766 сум 55 тиен – дарулар белән тәэмин итүгә, 118 сум 59 тиен – шифаханә-курортларда дәвалану юлламасына түләүгә, 110 сум 9 тиен шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрүгә, шулай ук дәвалану урынына шәһәрара транспортта бушлай барып кайтуга бирелә.