ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен конкурс нигезендә сайлап алуда катнашырга чакыра, җиңгән очракта алар дәүләт ярдәме – «Лизинг-Грант» программасы буенча субсидияләр алачаклар.
“Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге“ тарафыннан конкурста катнашуга гаризалар кабул итү бу елның 18 августына кадәр озайтыла. Кабул итү дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү вакыты белән иртәнге 9 дан кичке 7 гә кадәр, шулай ук җомга көнне иртәнге 9 дан кичке 5 тулырга 15 минутка кадәр түбәндәге адрес буенча алып барыла: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 нче йорт. Өстәмә сораулар белән 8(843) 524-90-90 телефоны/факсы буенча мөрәҗәгать итәргә була.