Алексеевск шәһәр җирлеге Советы депутаты, “Форпост” үзәгенең яшьләр белән эшләү бүлеге белгече Лилия Кашапова кыйммәтле бүләккә лаек булды.
“Сәләт” халыкара яшьләр белем бирү форумында җәмәгать тәртибен һәм анда катнашучыларның, шулай ук районның башка күп кенә чараларында, шул исәптән 9 Майны бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашучыларның һәм кунакларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча намуслы хезмәте өчен Лилиягә район җитәкчелеге исеменнән планшет тапшырылды.