Әлеге хуҗалык базасында район башлыгы Владимир Козонков катнашында күчмә семинар булып узды. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре 2016 елгы урак өсте стратегиясе турында фикер алышты. Июль уртасы һава торышы урып-җыюны иртә башлап җибәрү өчен бик уңайлы. Бу атна уртасында күп кенә хуҗалыклар бөртекле көзге культураларны суктыруга керештеләр. 19 июльгә биш мең тоннадан артык ашлык суктырылды. Бүгенге көнгә уңыш гектардан 33,1 центнер тәшкил итә.
Сишәмбе көнне безнең районга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде, ул хуҗалык җитәкчеләре белән Биләрдән ерак түгел бер урында очрашты. Министр башлык Владимир Козонковның урып-җыю кампаниясенең барышы турындагы докладын тыңлады. Марат Готыф улы район башлыгының көзге культураларны иң якын арада урып-җыюга карата әйткән дәлиле белән килеште. Чөнки һава торышы моңа мөмкинлек бирә. Ә дымлылыгы югары булган ашлыкны киптерергә кирәк булачак. Шуның белән бергә хуҗалык җитәкчеләре районда киптергечләрнең җитәрлек булмавыннан зарланып алдылар. Аграрийларны шулай ук ашлыкның сатып алу бәясе дә кызыксындырды. Владимир Козонков, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дәүләт фондына игълан иткән сатып алу бәясен шәхси кампанияләр кысрыклап чыгарганлыктан, бу мәсьәләдә соңгы сүзне республика җитәкчелеге әйтәчәк, дип билгеләп үтте. Министр моңа каршы, фаразлар буенча ашлыкка базар бәясе узган елдагыдан түбәнрәк булачак, дип җавап бирде.
Бүген үк Марат Готыф улы РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән берлектә эш визиты белән Зәй районына китте, анда да ул җирле хуҗалык җитәкчеләре белән семинарда катнашачак. Игенчелектә инновацион технологияләрне кертү очрашуның төп темасы булачак.