Юеш Көрнәледә чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды. Анда ясалма чирәм җәелгән мини футбол мәйданчыгы ачылды.
Әлеге вакыйга белән юешкөрнәлелеләрне шулай ук башкарма комитет җитәкчесе Дамир Әмир улы да котлады. Ул, бу мәйданчык көне буе файдаланылсын: төшкә кадәр – мәктәп укучылары, төштән соң – балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары, кич белән яшьләр һәм өлкәннәр шөгыльләнсен иде, дигән теләк белдерде.