2016 елның 15 июлендә Алексеевск районының Александровка авылында Петрова Ольга Никифоровнаның юбилее бөтен авыл кешесе белән диярлек билгеләп үтелде. Аңа 90 яшь тулды. Социаль өлкә, авыл клубы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары Ольга Никифоровна өчен бәйрәм юбилей программасы әзерләделәр. Юбилярның өе янына авыл кешеләре җыелды.