Алексеевск районы җәйге лагерьларының янгын куркынычсызлыгы турында

2016 елның 19 июле, сишәмбе

2016 елның җәйге каникуллары көннәрендә Алексеевск районы территориясендә 19 – мәктәп яны, ике – палата һәм “Имәнкәй” лагерьлары эшли.

Чаралар барышында лагерь хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрелде, биналар, территорияләрнең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде, шулай ук  эчке янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының булуына һәм төзек хәлдә тотылуына, су алу өчен шартларның булуына аерым игътибар бирелде. Бөтен лагерьларның да  янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүен ышаныч белән әйтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International