Комиссия Алексеевск районы хуҗалыкларының урып-җыюга әзерлеген тикшерде

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре урып-җыю кампаниясе башлануга әзерләр. Чәршәмбе көнне районның барлык хуҗалыкларында агросәнәгать комплексы оешмаларының урып-җыюга әзерлеге бәяләнде.

Предприятиеләрнең әзерлек сызыгына урып-җыю техникасы куелган иде. Составына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәре Наил Хәмидуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин,  ТР буенча «Госсорткомиссия» начальнигы Сергей Турнин һәм идарә белгечләре аграрийларыбызның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International