Алексеевскида коткаручылар суда батып үлүчене коткарып калдылар

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Совет урамы тирәсендәге Кама елгасы ярында 3 нче зона  эзләү-коткару отряды коткаручылары профилактик кизү тору вакытында суда батучы бер кешене күреп алалар.

– Алар, ике дә уйлап тормыйча, суга ташландылар һәм аны ярга сөйрәп чыгардылар. Бу ир исерек иде. Коткаручылар аңа беренче медицина ярдәме күрсәтеп, ашыгыч ярдәм машинасы чакырдылар,– дип хәбәр итте 3 нче зона  эзләү-коткару отряды начальнигы Олег Никитин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International