Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән үз коллективларында хөрмәт һәм дан казанган районыбыз кешеләре бүләкләнде.
Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте шоферы Мясников Александр Алексеевич, “Биләр производствосы” кулланучылар җәмгыяте кулинары ярдәмчесе Новикова Марина Михайловна, “Җәмәгать туклануы” кулланучылар җәмгыяте йөкчесе Ерофеев Анатолий Михайлович әлеге бүләкләргә кулланучылар кооперациясе системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, шулай ук һөнәри бәйрәмнәре – Халыкара кулланучылар кооперациясе көне уңаеннан лаек булдылар.