Кадерле алексеевскилылар!
Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм
Бу бәйрәм һәр кешенең тормышында гына түгел, ә бәлки бөтен дәүләт өчен гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген басым ясап күрсәтә, чөнки сәламәт, ныклы гаилә яшәүгә сәләтлелек һәм җәмгыятьнең тотрыклылыгы дәлиле булып тора.
Кеше бары тик үзенең гаиләсендә генә чын мәгънәсендә якланган һәм бәхетле була ала. Бу – тормышта төп терәк, аннан без яшәү көче алабыз, ул авырлыкларны җиңәргә булыша, гармония һәм илһам чыганагы булып хезмәт итә.
Гаилә – шулай ук бөтен халыкның мәдәни-әхлакый кыйммәтләрен һәм мәдәниятен саклау да. Гаиләнең төп бурычы – балаларны дөрес тәрбияләп үстерү, аларга белем бирү һәм тормышта дөрес юлга басарга булышу.
Күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә ата-ана хезмәте, сабырлыклары һәм кайгыртучанлыклары өчен аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Ә яшь гаиләләргә чын күңелдән гаилә традицияләрен ныгытуларын һәм арттыруларын, безнең киләчәгебез – балалар тәрбияләп үстерүләрен, балалар тәрбияләүче һәм гаилә төзү алдында торучы кешеләргә ихлас күңелдән бәхет, мәхәббәт һәм үзара аңлашу, үз балалары өчен шатлык һәм горурлык хисе, якыннарына һәм туганнарына хөрмәт, үз көчләренә һәм киләчәккә ышануларын телим.
Алексеевскмуниципаль районы башлыгы
Владимир Козонков