Ураза бәйрәме белән!

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Сишәмбе көнне, 5 июльдә, бөтен мөселман дөньясы изге Рамазан аеның төгәлләнүен билгеләп үтәчәк. Якынлашып килүче якты Ураза бәйрәме белән алексеевскилыларны район башлыгы Владимир Козонков котлады:
– Бу бәйрәмдә Исламның күп гасырлык традицияләре чагылдырылган, алар бүген җәмгыятьтә рухилыкны һәм әхлаклылыкны яңадан кайтару өчен аерым бер әһәмияткә ия. Бу – Бөек Рамазанга йомгак ясау көне. Аның таләпләре – әхлакый яктан чистарыну, яман уйлардан арыну, ялганнан һәм гайбәттән, бәхәсләрдән һәм ызгышлардан баш тарту – төрле конфессия кешеләре өчен бердәй мөһим.
Безнең районда күп еллар дәвамында төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре бергә янәшә яшиләр һәм эшлиләр. Чын күңелдән алексеевскилыларга үзләрен күпкырлы һәм бердәм бер бергәлекнең катнашучылары итеп кабул итүләрен телим.
Ураза гаете һәр өйгә, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык һәм иминлек, тынычлык һәм муллык алып килсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International