Кулланучылар кооперациясе көне белән!

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Кулланучылар кооперациясе хезмәтчәннәрен һәм тармак ветераннарын район башлыгы Владимир Козонков котлады:
– Һәркайсыбызның тормышы сәүдә өлкәсе белән аерылгысыз бәйләнгән. Әлеге тармак хезмәтчәннәренең профессионализмына, белемлелегенә, җаваплылыгына бик күп нәрсә: кешеләрнең кәефе, сәламәтлеге һәм хәтта иминлеге дә бәйле. Сатучы яки кассирның елмаюы һәм яхшы мөнәсәбәте алексеевскилыларны гына түгел, ә бәлки районыбызга килүче кунакларны да канәгатьләндерде һәм хәзер дә канәгатьләндерә.
Бүген кулланучылар кооперациясе бер урында гына тормый, ул даими төстә үсә. Район территориясендә 53 сәүдә предприятиесе бар, аларда 200 кеше эшли. Бу кибетләрнең барысы да бүгенге көнгәчә, бигрәк тә авылларда, социаль яктан әһәмиятле булып кала. Сатып алучыларга товарлар һәм хезмәтләрнең зур ассортименты тәкъдим ителә, ә сәүдә предприятиеләренең сәламәт көндәшлеге бәяләрне бер дәрәҗәдә тотарга һәм эш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Кадрларын, матди базасын гына саклап калмаган, ә бәлки күп гасырлык традицияләрне заманча технологияләр белән дә бәйли алган Алексеевск районы кулланучылар җәмгыятенең 2015 ел йомгаклары буенча Татарстанның башка райполары арасында иң яхшысы булуын билгеләп үтү күңелле.
Хөрмәтле кулланучылар кооперациясе хезмәтчәннәре, әлеге эш ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез һәм республикада кулланучылар җәмгыятьләре берлеге төзелүнең 100 еллыгы белән иң ихлас котлауларымны кабул итегез! Сезгә, тармак ветераннары, күп елларыгызны үз эшегезгә багышлавыгыз, ә хәзер тәҗрибәле остазлар булып торуыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәт. Кулланучылар кооперациясе хезмәтчәннәренең хәзерге буынына да намуслы хезмәте, эшкә бирелгәнлеге өчен рәхмәт әйтәсе һәм аларга нык сәламәтлек, һөнәри эшләрендә уңышлар, тынычлык, киләсе көнгә ышаныч һәм гаиләләренә иминлек телисе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International