Район мөселманнарын Ураза гаете белән Үзәкләшкән дини оешма җитәкчесе, Алексеевск районы имам мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт котлады.
– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Мөхтәрәм кардәшләребез! Барыгызны да Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм!
Мөбарәк бәйрәмебездә барча дөнья мөселманнарыбызны берләштергән Раббыбызга, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның сәхабәләренә чиксез мактауларыбыз һәм салават-шәрифләребез булса иде!
Рамазан – мәрхәмәт, изгелек һәм ураза – гыйбадәт ае. Рамазан – бәндәләрне туры юлга юнәлткән Коръән-Кәрим иңдерелгән ай. Барлык кичәләрдән кадерле Кадер кичәсе дә бу айда.
Аллага шөкер, бу мөбарәк айны ниятләребезне яхшыга юнәлтеп, начарлыктан качарга, телләребезне гайбәттән, ялганнан тыярга, тәнебезне дә, күңелебезне дә хәрамнан арындырырга тырыштык. Рамазан ае теләгән һәркемгә дин юлына басарга, рухи яктан үсәргә мөмкинлек бирде. Күпләр бу айда ярамас гадәтләрдән арындылар, телләрен яман сүзләрдән тыйдылар, вакытларын күбрәк гаиләләренә багышладылар һәм төннәрен өстәмә гыйбадәтләрдә уздырдылар, догалар кылдылар.
Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламаса иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән рамазан ае савапларына ирешергә язсын. Нәфесебездән өстен калып, яхшы гамәлләр генә кылып, киләсе Рамазан айларын да исән-сау, бердәм булып каршы алырга насыйп итсә иде! Ураза бәйрәме һәрбер йортка бәрәкәт алып килсен, күңелләребезне рухи ныклыкка ирештереп, иман байлыгы белән киләсе Рамазан шәриф айларын да каршыларга язсын!
5 июльдә мәчетләрдә гает вәгазе иртәнге 7 нче яртыда башланачак. Гает намазы үзе – сәгать 7 дә.