Россия Пенсия фондының Алексеевск районындагы идарәсе алексеевскилыларга ана гаилә капиталы акчасы исәбенә бер тапкыр бирелә торган акчаны 25000 сум яки чынлыкта калган акча күләмендә алу турындагы гаризаларны кабул итү буенча эш оештырды.
Бер тапкыр бирелә торган акчаны алу турындагы гариза 2016 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча (бер тапкыр бирелә торган акчаны алуга гаиләләрендә 2016 елның 30 сентябренә кадәр (ул көнне дә кертеп) икенче яки шуннан соң балалары туган кешеләр алырга хокуклы) языла.