Беренче чабым төгәлләнде

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Районда күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабу төгәлләнде. Хуҗалыклар хәзер азык катнашмаларын чабып җыярга әзерләнәләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Алексей Козин мәгълүматы буенча 28 июньгә барлык хуҗалыклар 44761 тонна сенаж һәм 10 мең тоннадан артык печән әзерләгәннәр, бу бер шартлы терлеккә 10 центнердан артык азык берәмлеге тәшкил итә. ВЗП “Южное Алексеевское” авыл хуҗалыгы, 13 мең тонна сенаж әзерләп, үзен аның белән барысына караганда да күбрәк тәэмин итә алган. Печән әзерләү буенча исә “Алексеевск” халык предприятиесе алда бара, ул кышлыкка азыкның шушы төрен 3 мең тоннага якын салган.
Моннан тыш, Алексей Михайлович сүзләренә караганда, июньдә төбәгебез территориясендә көннәр эссе торганлыктан, бөртекле культуралар корткычы – иген коңгызының күпләп чыгуы күзәтелә. Район җитәкчелегенең шушы бөҗәк төренә каршы көрәшүгә бик тиз илтифат итүе нәтиҗәсендә, кече авиация чараларын кулланып, кырларны инсектицидлар белән эшкәртү оештырылды. Кичәге көнгә 5 мең гектардан артык басу эшкәртелде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International