Районның социаль яклау бүлегендә сөйләүләренчә, мондый мөмкинлек ата-аналарга 1 июльдән үк биреләчәк.
Киләсе ай башыннан балалар бакчасы өчен ата-аналар түләгән акчаның бер өлешенә төп һәм өстәмә компенсация алуга гаризалар һәм документларны ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша uslugi.tatarstan.ru сылтамасы буенча бирергә мөмкин булачак.