Татарстан – барлык 23 федераль һәм өстәмә рәвештә 9 партия проекты эшли торган Россиядә бердәнбер территория.
“Бердәм Россия” социаль яклауга аерым бер игътибар бирә. Бу юнәлешне партия үзенең турыдан-туры җаваплылык зонасы дип атый һәм өстәмә рәвештә федераль партия проектларын төбәк проектлары белән көчәйтә. Безнең районда, республикадагы кебек үк, утыздан артык проект гамәлгә ашырыла, шулардан “Балалар бакчаларын – балаларга!” дигәне иң колачлысы булып тора.