Монумент Икенче бөтендөнья сугышы артефактларыннан – снаряд кыйпылчыкларыннан, штыклардан, мылтыклардан, каскалардан, солдат кирәк-яракларыннан булдырылган. Боларның барысын да Алексеевск районы эзләүчеләре төрле елларда җыйган.
Туган як музее хезмәткәре, “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владислав Осянин сөйләгәнчә, әлеге идея 10 елдан артык барлыкка килгән инде.