24 июньдә район Советы бинасында район нотариусы, адвокатлары һәм прокурорларының халыкны кабул итүе булачак.
Россия халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында үтәчәк кабул итү «Бердәм Россия» инициативасы белән оештырыла.
Нотариус килүчеләрне – иртәнге 8 дән 11 гә кадәр, адвокатлар — иртәнге 11 дән 2 гә кадәр, прокурор көндезге 2 дән кичке 4 кә кадәр кабул итәчәк.