Сайлауларга әзерләнү һәм аларны 2016 елның 18 сентябрендә үткәрү буенча видеоконференция режимында Алексеевск районының территориаль сайлау комиссиясе утырышы булды.
Киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин сәламләде. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сайлауларны 2016 елның 18 сентябренә билгеләве турындагы Указга кул куюын игълан итте.