Көн саен иртәнге 8 дә башланып, көндезге 1 дә тәмамланачак чарага мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар чакырыла. Алар өчен “Алтыннан кадерлерәк” җәмәгать оешмасы вәкилләре сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүгә юнәлдерелгән спорт уеннары һәм конкурслар программасы әзерләделәр.
Шунысы үзенчәлекле, дәресләр кысаларында балалар бушлай иртәнге һәм төшке ашны ашый алачаклар.