Район кешеләре, “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләргә һәм Зур Полянкада урнашкан Алексеевск интернат-йортында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә, газета-журналларга язылу турында квитанция бүләк итеп, хәйрия ярдәме күрсәтә алалар. Иганәчеләргә уңайлы булсын өчен почта хезмәткәрләре бланкларны, мәнфәгатьләр буенча бүлеп, үзләре тутыралар.