Татарстаннан депутат, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Айрат Хәйруллин РФ Дәүләт Думасының гамәлдәге депутатларын бәяләүгә багышланган "Алтын йөзлек" май ае рейтингында 20 нче урынны биләгән. Татарстанның тагын 2 депутаты – “бердәмроссияле” Александр Сидякин һәм Илдар Гыйльметдинов – 94 һәм 99 нчы урыннарда.
Тикшеренүләр россиялеләрнең хәзерге парламентарийлар составыннан киләсе Дәүләт Думасы чакырылышында кемнәрне күрергә теләүләрен ачыклады. “Милли рейтинг” проекты кысаларында мәгълүмат җыю анкеталар, шулай ук телефон әңгәмәләре формасында узды.
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның эшчәнлеге белән http://airat- сайтында танышырга мөмкин.