Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Алексей Козинның сүзләре буенча, һава шартлары бик үк уңай булмауга карамастан, быел район эшчәннәре вакытында оешып, терлек азыгы әзерләргә керешә алдылар. Мәсәлән, 7 июньгә 10 мең тоннага якын сенаж һәм 500 тоннага якын печән әзерләнгән инде. Үзен мөгезле эре терлекләргә ашату өчен тупас азык белән башкаларга караганда күбрәк ( 6500 тонна) тәэмин иткән “ВЗП Южный Алексеевский филиал” предприятиесе сенаж буенча алда бара. Печән әзерләүдә исә иң яхшысы «Алексеевское» халык предприятиесе булды.