Сабантуй – татар халкының иң яраткан һәм иң көтеп алган бәйрәме. Ул бөтен җирдә киң колачлап, гөрләп уза. Аның Сабан туе дип аталуы да юкка гына түгел, чөнки мең еллап тарихы булган бу бәйрәмне татар халкы элек-электән кырларда сабан чәчүләре тәмамлангач уздыра.
Сабан туе милли гореф-гадәтләрне саклап калу мисалы һәм үзенә бертөрле бар халыкларны берләштерү символы булып хезмәт итә.
Шушы ямьле һәм нурлы бәйрәмдә барыгызга да, кадерле алексеевскилылар, яңа казанышлар, хезмәт уңышлары һәм иминлек телим!
Район башлыгы Владимир Козонков