Быел, әйтергә кирәк, җыр коллективы яңа составта чыгыш ясады. Ләкин бу җырларны уңышлы башкарырга, шуның өстенә бик күп мактау сүзләре (шул исәптән матур киемнәр уңаеннан да) ишетергә комачауламады.
– Тәэсирләр әйтеп бетергесез күп, – ди Татьяна. –Ачык төстәге матур киемнәр кигән кешеләр, искиткеч әйбәт башкарылыш, бик матур музыка – боларның барысы да көчле алкышларга күмелде.– Әлеге бәйрәмнең нәрсәгә ярдәм итүе һәм нәрсә өчен оештырылуы – иң мөһиме. Бу – рус фольклорын, борынгы халык җырларын һәм гореф-гадәтләрен саклап калу.