Пенсионерларыбыз – “Өченче яшь” республика спартакиадасында иң яхшыларның берсе

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

 – Нәтиҗәдә  баллар саны185  булды, бу – 16 нчы урын, – дип сөйли район пенсионерлары берлеге рәисе Валентина Горелова. – Мәсәлән, йөзү буенча катнаш эстафетада Владимир Харитонов, Михаил Кузнецов, Надежда Сулейко һәм Маргарита Коновалова 4 нче урынны алдылар. Хатын-кызлар арасында пуля белән  ату буенча хатын-кызлар арасында Евгения Евграфова җиденче урынны алды. Шулай ук ялгыз йөзү ярышларында катнашкан Надежда Сулейко да җиденче урында булып чыкты. Калган эстафеталарда без “алтын урталык”та. Иң мөһиме, без фестивальдә катнашудан күңел күтәренкелеге, әлбәттә инде, дусларча көндәшлек хисе алдык. Аннан да битәр, төрле кешеләр белән аралашу безгә белемебезне киңәйтергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International