“Без – бер бөтен” музыкаль концерты

2016 елның 31 мае, сишәмбе

2016 елның  29 маенда, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсенең Үзәк паркында “Без – бер бөтен!” исемле зур музыкаль-күңел ачу бәйрәме булды.  Аны Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы Александр Харитонов ярдәмендә “Красный восток” авыл мәдәният йорты, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре оештырды.   Үзәк паркына 100 дән артык бала һәм ата-аналар килде. Бу көнне балалар, аларның ата-аналары һәм әбиләре мондый матур вакыйгага битараф калмадылар. Шунысы мөһим, ике сәгатьлек чара программасы “Бәхетле балачак”, “Әти, әни, мин – уңышлы гаилә!” девизы астында узды.  Әйлән-бәйлән уеннарында, мавыктыргыч конкурсларда, җыр- биюләрдә һәр бала үзенең сәләтен күрсәтә һәм кызыклы шөгыльләргә  өйрәнә, яңа дуслар таба алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International