Партиянең җирле бүлекчәсе сәркатибе Владимир Козонков алексеевскилыларга актив гражданлык позицияләре һәм сайлауга югары дәрәҗәдә килгәннәре өчен рәхмәт әйтә. Партия эчендә тавыш бирү нәтиҗәләренә караганда, партия исемлеге һәм бер мандатлы округлар буенча “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка сайланачак кандидатлар исемлеге билгеләнде. Дәүләт Думасына сайлаулар сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә булачак.