Ә чыгарылыш укучылары өчен бу кыңгырау, чыннан да, соңгысы булды. Унберенче сыйныф укучылары ике көннән инде беренче имтиханнарын тапшырачаклар. Укучылар һәм ата-аналар мәктәпне тәмамлаучыларга юл теләкләре әйттеләр. Ә укучылар үз педагогларына һәм остазларына 11 ел буена белем биргәннәре һәм аларны яратканнары өчен рәхмәт әйттеләр.