22 майда Россиядә “Бердәм Россия” партиясеннән VII чакырылыш РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына сайлауга күрсәтелә торган кандидатлар өчен алдан тавыш бирү үткәреләчәк.

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда бу көнне 560 санау участогы ачык булачак. Тавыш бирү процедурасы өчен Татарстанга 444 700 әр данәдән торган ике комплект бюллетень (бер мандатлы округ һәм федераль исемлек  буенча тавыш бирү өчен) җибәрелгән.

Санау участоклары 22 майда иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр эшләячәк. Үз участогыңның адресын алдан тавыш бирү сайтыннан (pg.er.ru) табарга яки “кайнар линия” телефоннары (8937-629-00-50, 8-800-100-18-19) буенча белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International