Бөек тарихи көн белән!

2016 елның 6 мае, җомга

– 9 Май Ватаныбыз елъязмасына тантана һәм кайгы көне, азатлык һәм яңадан аякка басу көне булып керде! Бу бәйрәм мәңгелек, ул – фашизмны тар-мар иткән бөек державаның бәйрәме. Кайчандыр, моннан күп еллар элек, бу көн бөтенләй башкача иде. Ул кайгы һәм шатлыктан үксеп-үксеп елады, шашып-шашып кычкырды, бөтен кешене бер хис – бүтән сугыш юк, дигән хис биләп алды. Бу көндә бөтен ил бердәм организм булды, Бөек Җиңү бар халыкны туплады. Җиңүгә илнең һәр кешесе үз өлешен кертте. Безнең район да читтә калмады. Алексеевскилылар фронтта батырларча сугыштылар. Районыбыздан дүрт Советлар Союзы Герое (КОЧНЕВ Иван Егорович, МАМОНОВ Николай Васильевич, ФЕДИН Михаил Александрович, ХӘЙРУЛЛИН Хәбибулла Нәбиулла улы) һәм бер Дан орденнарының тулы кавалеры (ШЛЯПНИКОВ Михаил Сергеевич) чыкты. 102 меңгә якын алексеевскилы фронтка китте һәм 1945 елның язында аларның 7000 е туган өйләренә әйләнеп кайтмады. Тылда – фабрикаларда һәм заводларда, колхоз басуларында хатын-кызлар, карт-корылар һәм яшүсмерләр Җиңү өчен эшләделәр.
Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән кешеләргә мәңгелек хәтер һәм рәхмәт! Ветераннарның сафлары, хәтердә якты истәлекләр һәм тирән югалту ачысы калдырып, елдан-ел сирәгәя бара. Бүген районыбызда 23 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Без алар алдында башыбызны иябез һәм һәр ветеранга рәхмәт сүзләре әйтәбез.
Сез сугыш елларында күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Ә зирәк сүзләрегез һәм яхшы киңәшләрегез – яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү эшендә мөһим ярдәм. Без сезнең батырлыгыгызны хәтерлибез һәм искә алабыз. Сезнең белән янәшәдә яшәү һәм эшләү – безнең өчен зур дәрәҗә.
Җиңү көне – бөтен кешене берләштерә һәм бөек халык-җиңүче өчен горурлык хисе тудыручы бик аз бәйрәмнәрнең берсе. Җиңүнең тарихи колачы һәм әһәмияте заманга буйсынмый. Яшь алексеевскилыларның, Россия гражданнарының Җиңү Байрагына һәрвакыт горурлык белән тигезләнәчәкләренә ышанам.
Кадерле дуслар! Иң җылы, эчкерсез теләкләремне кабул итегез, сәламәт, бәхетле һәм имин тормышта яшәгез! Баш очыгызда һәрчак тыныч күк булсын!
Җиңүчеләргә дан!
Һәлак булган фронтовикларга мәңгелек истәлек!
Җиңү көне белән, кадерле алексеевскилылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International