Чернобыль АЭС ындагы авариянең 30 еллыгы

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

1986 елның 26 апрелендә радиоактив матдәләрне тышка чыгарган иң куркыныч авария булды – бу радиациянең  кешеләрне гарипләндергән дозасы гына түгел, ә үзәккә үтә торган хатирә.

27 апрельдә Чернобыль  АЭС ындагы аварияне бетерүнең 30 еллыгы уңаеннан аны бетерүчеләр өчен балалар сәнгать мәктәбендә концерт, “түгәрәк өстәл” оештырылды. Чернобыльлеләр Алексеевск муниципаль  районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзина белән очрашып,  аеруча мөһим вакыйгалар турында фикер алыштылар, аннары сугышчан дан музеена керделәр, сугышчы-интернационалист якташларыбыз турында фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International