“Йолдыз” отряды Владислав Осянин җитәкчелегендә Волгоград өлкәсендә Сталинград өчен барган сугышларда һәлак булган сугышчыларның мәетләрен эзләячәкләр. Ә “Яшь армияче” отрядыннан Биләр һәм Зирекле егетләре эзләүгә Тверь өлкәсендә, Ржев шәһәре тирәсендә керешәчәкләр.
Бүген, 26 апрельдә, беренче СМС-хәбәр алынды: “Тверь өлкәсенең Оленено бистәсендә “Хәтер” вахтасы ачылды”, – дип телеграмма җибәргәннәр “Яшь армияче” егетләре.