Территорияләр карап чыгылды

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Район башлыгы Владимир Козонковның озата йөрүендә министр югарыдан көзге культураларның торышын, шулай ук туфракның кыр эшләренә әзерлеген карады. Марат Готыф улы алексеевскилылар белән чәчүгә әзерләнү турында фикер алышты, кышлаган культураларның торышы, сөткә  сатып алу бәяләре, шулай ук  ягулык һәм ашламаларга субсидия  алу барышы белән кызыксынды. Министрның, “Гаилә фермаларын яклау программасы кирәкме?” – дигән соравына авыл җирлекләре башлыклары  бертавыштан “кирәк”, дип җавап бирделәр, чөнки былтыр икътисадта җиңел булмаган хәл килеп тууга да карамастан, 12 гаилә грант ярдәме алды, ә быел инде 15 яңа гариза алынды. Фермерларны һәм хуҗалык җитәкчеләрен зур булмаган фермаларга килү-китү юллары һәм субсидияләргә лимит билгеләү мәсьәләләре кызыксындырды.  Бу сорауларга җавап биреп, Марат Әхмәтов, авыр икътисадый шартларда юллар төзүдә өстенлек зур булмаган гаилә фермаларына түгел, ә йөзләгән һәм меңләгән терлек асрала торган  эре авыл хуҗалыгы комплексларына биреләчәк, дип билгеләп үтте.

Авыл хуҗалыгы министры, йомгак ясап, бу сәфәр үзенә бертөрле ихтирам йөзеннән килү кебек бернәрсә булды, дип белдерде, чөнки алексеевскилыларның язгы кыр эшләрен оешкан төстә һәм вакытында  башкарып чыгачакларына ышанам, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International