2016 елның 24 апрелендә Войкино авыл җирлеге администрациясе һәм халык көче белән “Чиста урман” акциясе үткәрелде, аның кысаларында беренче тапкыр Викторов урамы буенча Войкино авылына керү юлында имән урманы чүп-чардан, коры агачлардан чистартылып, тәртипкә китерелде. Акциядә катнашкан авылның бөтен кешесенә бик зур рәхмәт!