Алексеевскида Призывник көне булып узды

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

 2 нче Спорт комплексында егетләр йөзү, җирдән этәрелү һәм кече калибрлы винтовкадан ату буенча үзара ярыштылар.

Бу көнне егетләр шулай ук һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар һәм сугыштан әйләнеп кайтмаган якташларын бер минут тын торып искә алдылар. Район мәдәният йортында алар өчен бәйрәм концерты әзерләнгән иде, анда районның хөрмәтле кешеләре егетләргә әйбәт хезмәт итүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International