– Галина Владимировна, әйтегез әле, безнең районда җирле үзидарә ничек тормышка ашырыла?
– Җирле үзидарә турындагы бүлекне керткән Төп закон – Россия Федерациясе Конституциясе. Анда Россия Федерациясендә җирле үзидарә халыкның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен мөстәкыйль хәл итүен, муниципаль милеккә ия булуын, аннан файдалануын һәм аның белән эш итүен тәэмин итә, диелгән. 2003 елның октябрендә Россия Президенты “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга кул куйды, ул асылда төп документ булып тора, бу елларда без аның буенча яшибез һәм эшлибез.
– Җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен күтәрү, демократияне һәм гражданнар җәмгыятен үстерү максатында Владимир Путин 2012 елның апрелендә Җирле үзидарә көнен булдыру турында Указга кул куйды. Ләкин ни өчен нәкъ менә 21 апрельдә? Бу бәйрәмне кем билгеләп үтә?
– Әгәр тарихка мөрәҗәгать итсәң, 21 апрель – 1785 елда Екатерина II кул куйган “Шәһәрләргә жалованье грамотасы”ның бастырып чыгарылган көне. Шул документ нәкъ тә җирле үзидарә турында Россия законнары формалашуга этәргеч булып хезмәт итә. Аның шуннан соңгы үсеше Александр II нең реформалары белән бәйләнгән. Россия Федерациясе Конституциясе җирле үзидарәнең мөстәкыйльлеген беркетте, һәм аның үсеше бүген дә дәвам итә. Шуның өчен җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләренең, авыл, шәһәр башлыкларының, район Советларының, җирле Советлар депутатларының, кыскасы, халык тарафыннан акыллы җитәкчелек итү өчен сайланган кешеләрнең һөнәри бәйрәме.
– Безнең районда җирле үзидарәнең структурасы нинди?
– Бүгенге көндә Алексеевск җирендә 19 авыл һәм бер шәһәр җирлеге төзелде, аларда вәкаләтле органнар һәм башкарма комитетлар булдырылды. Җирлекләрдән делегат итеп җибәрү юлы белән районның вәкаләтле органы – район Советы төзелде. Район башлыгы югары урындагы кеше булып тора, ул район Советы депутатлары арасыннан сайлана һәм аңа җитәкчелек итә. Ә авыл җирлекләре башлыклары (Алексеевск шәһәр җирлегеннән кала) бер үк вакытта җирлек Советлары рәисләре һәм башкарма комитет җитәкчеләре дә булып торалар. Моннан тыш, районда 151 депутат сайланды, аларның 40 ы район Советы составына керә.
– Кешеләр муниципаль депутатларга нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Чынлыкта, үзләрен борчыган теләсә нинди сораулар белән. Депутатларның барысы да үз сайлаучылары белән теләсә кайсы вакытта очраша алалар. Шуның өстенә айның һәр беренче сишәмбесе депутат көне буларак билгеләнде.
– Галина Владимировна, җирле үзидарәне үстерү перспективаларын Сез ничек күрәсез?
– Әгәр без әлеге тенденцияләрнең уңай булуын теләсәк, җирле үзидарәнең хакимият органнарына гына кагылмавын онытырга тиеш түгелбез. Аның халык белән турыдан-туры бәйләнеше бар, чөнки җирле үзидарәнең уңышы вәкаләтле һәм башкарма хакимиятнең аңлавына һәм ипле эшләвенә генә түгел, ә бәлки кешеләребезнең ярдәменә һәм активлыгына да бәйле. Бу очракта гына территорияләребезне үстерү күренеше өметле һәм уңайлы була ала, ә эш нәтиҗәләре үз җимешләрен бирә алачак.
Менә инде өченче ел рәттән җирлекләребез гражданнарның үзара салым Программасында катнашалар. Шул проект аркасында һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә байтак ниятләребезне гамәлгә ашыра, авылда әле кичә генә хәл ителмәслек булып тоелган кайбер җанны борчыган проблемалардан котыла алдык. Юллар, күперләр төзү һәм ремотлау, зиратларны төзекләндерү, балалар уен мәйданчыклары ясау, янгынга каршы гидрантлар сатып алу һәм кую, су белән тәэмин итү ... Барысын да санап бетерерлек түгел!
Шулай да, ни кызганыч, проблемалар бар әле. Шуңа күрә районның барлык кешеләренә: “Читтә калмагыз! Авылны үстерүдә бары тик сезнең шәхсән катнашуыгыз һәм шуның белән чын күңелдән кызыксынуыгыз гына туган ватаныгызны матуррак һәм төзегрәк итәр!” – дип әйтәсе килә.
– Соңгы сорау. Сез һөнәри бәйрәмегез алдыннан коллегаларыгызга нәрсә теләр идегез?
– Хәзерге вакытта районда 68 муниципаль хезмәткәр эшли, 151 депутат җәмәгать эше белән шөгыльләнә, муниципаль хезмәт ветераннары лаеклы ялда. Алар бүген барысы да Җирле үзидарә көнен билгеләп үтәләр. Аларның күбесе югары профессонализм, җаваплылылык, эшне грамоталы һәм системалы оештыру үрнәге күрсәтәләр. Минем аларның һәркайсына чын күңелдән исәнлек-саулык, аңлау, сабырлык, кешеләр хакына һәм кешеләр өчен эшләүләрен телим. Бу эш безнең барыбызга да канәгатьлек кенә китерсен.
– Бәйрәм белән, хезмәттәшләрем!