АПК: эшләр һәм мәшәкатьләр Менә чәчү дә башланды

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Безгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Алексей Козин сөйләгәнчә, быел көзге культуралар – алар районда 20 мең гектардан артык чәчелгән– кышны әйбәт чыкканнар. Аларны азотлы ашламалар белән өстәмә тукландыру да бик урынлы булган. Өстәвенә җылы көннәр быел яз бу эшләргә гадәттәгедән бераз иртәрәк керешергә мөмкинлек биргән, шуның аркасында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруны тулысынча төгәлләргә һәм хәтта күпьеллык үләннәрне тукландырырга да мөмкин булган. Язгы кыр эшләренең бу этабын тиз арада төгәлләргә техника: авиациядән, шулай ук “Роса” һәм “Туман” пневмоходларыннан файдалану да булышкан. Алар район басуларында уннан артык берәмлек эшли.
Хәзерге вакытта туңга сөрелгән җирләр һәм көзге культуралар тырмалана. Бүгенге көндә туңга сөрелгән җир 25 мең гектар тырмаланган, бу планлаштырылган мәйданнарның 50 проценты чамасын тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен сөендереп, явым-төшем күп яву аркасында язгы дым запасы туфракның бер метрлы катламында узган елдагыдан берникадәр югарырак. Шуның өчен хәзер вакытында дым каплату бик мөһим, бу аның запасларын саклап калырга һәм орлыкларны дымлы туфракка салырга булыша. Ул киләсе уңыш язмышына уңай йогынты ясый.
 Ә “Алга” һәм “Родина”, «ВЗП Северное”ААҖ, “Элита”ЧҖҖ һәм “Гомәров” крестьян-фермер хуҗалыклары кебек кайбер хуҗалыклар бөртекле культуралар чәчүгә керештеләр. Бүген районда 1000 гектарга якын арпа һәм 600 гектардан артык терлек азыгы катнашмасы чәчелгән. Шушы көннәрдә аларга тагын хуҗалыкларның бер өлеше: “Алексеевск” халык предприятиесе, “ВЗП Востокзернопродукт”ның “Южный”ААҖ филиалы һәм “Хаматвәлиев” крестьян-фермер хуҗалыгы да кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International