Язгы игелеклелек атналыгы кысаларында 18 апрельдә “Кайгырту” балалары һәм яшүсмерләре, шулай ук халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаганнар аграр колледж музеена бардылар. Музей яшь килүчеләрне үзенең экспонатлары белән гаҗәпләндерде һәм сокландырды.
Тәрбия эше буенча директор урынбасары Татьяна Шерстнева балаларга музей экспонатлары, аларның яшьләр өчен әһәмияте турында кызыклы итеп сөйләде.
Шунысы үзенчәлекле, экспонатларның бер өлеше студентлар кулы белән ясалган. Очрашу озакка сузылмады, ләкин балалар шул арада да дуслашырга өлгерделәр.