Алексеевск районында “Чиста урманнар” республика акциясе бара

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

 – Хәзерге вакытта, – ди Галим Габделхәй улы, – Алексеевск һәм Биләрдә санкцияләнмәгән каты көнкүреш калдыкларын ташлау урыннары оештырылды. Кайбер башка муниципалитетларда да андый чүплекләр бар, ләкин алар ташланган яки алар янына килү-китү юллары юк, шуңа күрә  кешеләр  чүп-чарларын үз авылларыннан ераккарак – урманнарга илтеп түгәләр, шуның белән аларга төзәтә алмаслык зыян китерәләр. Урманнар гына түгел, ә бәлки басулар һәм елгалар да пычрана. Районда  начар санитар-эпидемиологик хәл килеп туу сәбәпле явыз закон бозучыларны ачыклау буенча нәтиҗәле чаралар күрү планлаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International