2016 елның 1 апреленнән Войкино авыл җирлегендә авыл җирлеге территориясен җыештыру һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик икеайлык башланды.
13 апрельдә җирлек администрациясе, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тулы составларында Базяково каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясен җыештыруга чыкты. Чүп-чар ташлау һәм каты көнкүреш калдыклары урыннарын санитар чистарту буенча гаять зур эш башкарылды.