Кыр эшләре башлану белән, кагыйдә буларак, коры үлән яндырыла башлый. Ләкин үләннән чыккан янгыннар, җир күзәтчелеге начальнигы Илдар Вәлиев әйткәнчә, кеше өчен куркыныч тудырып кына калмыйлар, ә бәлки туфрак уңдырышын киметүгә дә китерәләр, шуның белән икътисадка зыян салалар.
Шул уңайдан 2015 елның азагында РФ Хөкүмәте янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте, шуның нигезендә үлән, камыл, камыл калдыкларын авыл хуҗалыгы җирләрендә һәм запаста торучы җирләрендә яндыру, шулай ук басуларда учаклар ягу тыела. Килеп туган сораулар белән у 8 (843) 277-52-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.